Сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе кулай бәяләрдән

2013 елның 8 ноябре, җомга

Бүген Казан шәһәренең 4 районында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булып узды, анда республика авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең кулай бәяләрдән бик күп төрле продукциясе (яшелчә, ярма, он, шикәр, сөт продуктлары, ит, ашлык һ.б.) китерелгән иде.

«Казан” агросәнәгать паркында үз продукцияләрен Лаеш, Балык Бистәсе, Алексеевск, Арча, Кама Тамагы, Балтач муниципаль районнары товар җитештерүчеләре, шулай ук: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “АгроИнвест” идарәчел компания” ЯАҖ, Татарстанның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе, “Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” ЯАҖ, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ (ГНУ) кебек оешмалар китерделәр.

Дәрвишләр ярминкә мәйданчыгында Әлки районының авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Красный Восток-Агро” ААҖ, “Сервис-Агро” ҖЧҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” ЯАҖ, “Полимэкс” ҖЧҖ, “Татагролизинг” ААҖ, “Татмелиорация” траст компаниясе” ААҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖнең авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләр урнашкан иде.

Яңа Савин районында шәһәр халкы Югары Ослан, Кайбыч, Мамадыш муниципаль районнары, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары: “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы,“Татплодоовощпром” ЯАҖ, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ продукциясен сатып ала алдылар.

Авиатөзелеш районында Питрәч муниципаль районы һәм республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “Татплодоовощпром” ЯАҖ, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” продукциясен сатып ала алдылар.

Мәскәү районында Буа муниципаль районы һәм инвесторлар: Татарстан кулланучылар берлеге (Татпотребсоюз), “Ак Барс” Холдинг компаниясе” ААҖ, “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖ, Лаеш филиалы, “ПРОСТО МОЛОКО” ИК” ҖЧҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Эдельвейс-М” сөт продуктлары комбинаты” продукциясен сатып алырга мөмкин булды.

Татарстан Республикасында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 2013 елның 30 ноябренә кадәр булыр дип планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International