Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында орлыкчылык мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында орлыкчылык мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, “Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров, Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” (ТатНИИСХ РАСХН) ГНУ директоры Марсель Таһиров, “Россельхозцентр” ФГБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Хадеев һ.б. катнашты.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов үз нотыгында Татарстан Республикасында бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыкларын сәнәгати җитештерүне оештыру, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һәм Россия Федерациясе селекция үзәкләренең үзара хезмәттәшлеге, орлык җитештерүчеләрне ихтыярый аттестацияләү, оригиналь һәм элиталы орлыкларга ихтыяҗ турындагы мәсьәләләргә тукталды. Илдус Габдрахманов сортлы орлыкларның сыйфатына, республиканың күп кенә авыл хуҗалыгы формированиеләрендә орлыклар әзерләүнең матди-техник базасы таушалган булуга аеруча игътибар итәргә кирәклеген әйтеп китте.

Татарстанның элиталы орлыклары” Ассоциациясенең генераль директоры Юрий Еров орлыкларның яңа сортларын булдыру максатында орлыклар җитештерү системасында реформа ясарга кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыкты.

Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” (ТатНИИСХ РАСХН) ГНУ директоры Марсель Таһиров үз нотыгында орлыкчылык технологияләренә, җирне әзерләүгә, шул ук вакытта орлыкларның яңа сортларын чыгаруга да игътибар итәргә кирәклеге турында билгеләп үтте.

55 % мәйданда үзебезнең сортлар үстерелә, ә 45 %та - башка төбәкләрдән кайтарылган сортлар. Шуңа бәйле рәвештә безнең өчен 100-150 мең тонна сабан орлыгын республикадан читтә, РФнең башка төбәкләренә сатып җибәрү мөһим”, - дип билгеләп үтте “Россельхозцентр” ФГБУның Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Таһир Хадеев.

Очрашу азагында Марат Әхмәтов, орлыкчылык системасы белән шөгыльләнә, эшләрне оештыра, консультацияләр үткәрә торган эшче төркем төзергә кирәк, дип, нәтиҗә ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International