ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2013 елның 9 ноябрендә Универсиада 2013 спорт объекты «Теннис академиясе” спорт объектында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләренең III спартакиадасы кысаларында бадминтон буенча ярышлар узды.
2013 елның 26-27 ноябрендә Мәскәүдә Халыкара сәнәгать базасында “Дуңгызчылык 2013. БСО (ВТО) кысаларында беренче ел йомгаклары” халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең ТИПКА (Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты) базасында гаилә фермалары башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен “АПКда прогрессив технологияләр һәм аларның нәтиҗәлелеге” һәм “Хуҗалык итүнең икътисадый механизмын камилләштерү” дигән ике программа буенча уку дәресләре дәвам итә.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Узган атнада «Чаллы-Бройлер» ҖЧҖда агымдага елда бройлерлар үстерүнең алтынчы туры йомгаклары буенча киңәшмә һәм үткән партия җиңүчесен «Иң яхшы җитештерү күрсәткечләре өчен» Кубогы белән бүләкләү булды.

2014 елның 19 – 21 февралендә Казанда “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә Идел буе Агросәнәгать форумы узачак, аның кысаларында 17 нче Халыкара махсуслаштырылган “Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры” күргәзмәсе һәм 14 нче   махсуслаштырылган “Волгапродэкспо” күргәзмәсе үткәреләчәк.

Узган атнада Мөслим муниципаль районында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләү кичәсе булды. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов, инвесторлар, агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, фермерлар, район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, алдынгы игенчеләр һәм терлекчеләр катнашты.


12
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

«Элита» Баш нәсел предприятиесенә үстерү һәм югары сыйфатлы орлык булдыру өчен Америка Кушма Штатларыннан 18 баш үгез кайтарылды.

Узган атнада Татарстан Республикасы делегациясенең Ростов өлкәсенә эшлекле визиты кысаларында ике төбәк җитәкчеләре – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Вячеслав Василенко Россиянең Көньягында авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүче иң зур компаниягә - «Бизон» компаниясенә бардылар.

Россия авыл хуҗалыгы министры урынбасары Дмитрий Юрьев авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне Россиягә читтән кертелә торган нәселле терлекләргә карата НДСтан (өстәлгән бәягә салымнан) азат итү турында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Росагролизинг һәм тармак берлекләре җитәкчеләре катнашты.


11
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Бурятия Республикасы башлыгы – Бурятия Республикасы Хөкүмәте Рәисе Вячеслав Наговицынның эш визиты кысаларында Бурятия Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфаларын башкаручы Михаил Костриков, “Авыл территорияләренең мәгълүмати-методологик үзәге” ГБУ җитәкчесе Владимир Кавин һәм “Боргойский” нәсел заводы” ҖЧҖнең генераль директоры Игорь Лобозеров составындагы делегация Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International