Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагындагы эш йомгаклары турында фикер алыштылар

2013 елның 8 ноябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агымдагы елның 10 аенда терлекчелек тармагындагы эш йомгаклары турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов алып барды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә итү буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров, терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сергей Чурин, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының терлекчелек буенча консультантлары һәм селекция-нәсел хезмәте белгечләре катнашты.

Нәҗип Хаҗипов терлекләрне бөртекле фураж белән тукландыруның нәтиҗәлелеге, концентрантларны микотоксиннардан арындыру ысуллары, 2013-2014 елларның кышкы чорына терлекләрне коры һәм сусыл азык белән тәэмин итү, әзерләнгән терлек азыгын куллану тәртибе кебек мөһим мәсьәләләргә тукталды.

Министр урынбасары шулай ук киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын 2014 елда Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының сөт субсидияләрен бүлүнең төп принципларына да юнәлтте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә идарә итү буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илсур Закиров, субсидияләр булса, 2013 елда 100 сыердан кимендә 72 бозау алуны тәэмин итеп булыр дип билгеләп үтте.

Терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сергей Чурин ферма мөдирләре, зоотехниклар һәм ветеринария табиблары тарафыннан ай саен грантлар алу шартларына тукталды.

Киңәшмәне тәмамлап, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, агымдагы елның калган ике аенда эшлисе эшләр әле шактый күп һәм елны уңышлы тәмамлау өчен бик күп көч куярга кирәк булыр, дип нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International