ТР АПКның фәнни-мәгариф класстерларына керә торган техникумнар һәм колледжлар студентларының I спорт уеннары йомгаклары

2013 елның 5 ноябре, сишәмбе

Узган атнада “Тулпар” УСКда Татарстан Республикасы Агросәнәгать комплексының фәнни-мәгариф класстерларына керә торган техникумнар һәм колледжлар студентларының I спорт уеннары булды.

Ярышларны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән “Казан дәүләт аграр университеты” ФГБОУ ВПО оештырды.

Техникумнар һәм колледжлар студентларының I спорт уеннарының иң яхшы командасына – Сарман аграр колледжына җиңүче кубогы, шулай ук “Казан дәүләт аграр университеты” ФГБОУ ВПО исеменнән Спорт уеннарының күчмә кубогы тапшырылды, бу хакта “Казан дәүләт аграр университеты” ФГБОУ ВПОның Корпоратив-класстер укыту үзәге хәбәр итә.

Командалар арасында җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды:

I Сарман аграр колледжы;

II Кукмара аграр колледжы;

III Буа ветеринария техникумы.

Спорт төрләре буенча

Милли көрәш:

1 урын: Саба аграр колледжы;

2 урын: Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы;

3 урын: Буа ветеринария техникумы.

Җиңел атлетика кроссы:

1 урын: Лубянск урман-техника колледжы;

2 урын: Сарман аграр колледжы;

3 урын: Кукмара аграр колледжы.

Өстәл теннисы:

1 урын: Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы;

2 урын: Буа ветеринария техникумы;

3 урын: Сарман аграр колледжы.

Волейбол (егетләр):

1 урын: Буа ветеринария техникумы;

2 урын: Кукмара аграр колледжы;

3 урын: Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы.

Баскетбол (кызлар):

1 урын: Алексеевск аграр колледжы;

2 урын: Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы;

3 урын: Саба аграр колледжы.

Аркан тартышу:

1 урын: Буа ветеринария техникумы;

2 урын: Кукмара аграр колледжы;

3 урын: Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International