«Минем кече Ватаным» IV Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсы эшләрен бәяләү йомгаклары буенчаРоссия Федерациясенең 18 субъектыннан конкурс премияләренә 29 номинант билгеләнде. Бу исемлеккә Татарстан Республикасыннан да ике катнашучы – Актаныш муниципаль районының“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган 2 нче номерлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБОУның 10 нчы сыйныф укучысы Айзилә Әхмәтҗанова һәм Мөслим муниципаль районының “Баланны гомуми белем бирү мәктәбе” МБОУның физик культура һәм ОБЖ укытучысы Чулпан Галләмова керде.
Призлы урыннарны бүлү бары тик бүләкләү тантанасында гына мәгълүм булачак, ул агымдагы ел ахырына кадәр Мәскәүдә узачак.
Быел үз эшләрен Россиянең барлык почмакларыннан диярлек катнашучылар җибәрде, аларның саны 2000нән артыграк иде. Ул эшләрне өйрәнеп бәяләү өчен Конкурс нигезләмәсе буенча билгеләнгәннән артыграк вакыт кирәк булды, шуңа күрә дә нәтиҗәләр игълан ителгән сроклардан берникадәр соңгарак калып ясала, дип хәбәр итә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы.