Татарстан Республикасы шикәр чөгендерен җыеп бетерүгә якынлаша

2013 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Россия Федерациясе субъектлары АПК идарәсе органнарының оператив күрсәткечләре буенча 2013 елның 6 ноябренә шикәр (фабрика) чөгендере 779,7 мең га мәйданнан яисә җыела торган мәйданның 86,1%ыннан чыгарылды ( 2012 елда – 966,4 мең га, 2011 елда – 890,0 мең га). 33,9 млн. тонна татлы тамыр (2012 елда – 36,8 млн. тонна, 2011 елда – 34,5 млн. тонна) җыеп алынды. Уңдырышлылык 434,7 ц/га (2012 елда – 380,3 ц/га, 2011 елда – 387,9 ц/га) тәшкил итә.

Тула өлкәсендә шикәр чөгендерен җыю төгәлләнде, анда уртача уңдырышлылык 472,4 ц/га тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 21,7 %ка күбрәк, узган ел уңдырышлылык гектарыннан 388,1 ц иде.

Курск өлкәсендә шикәр чөгендерен җыю төгәлләнеп килә, 99% чыгарылды инде. Уртача уңдырышлылык 418 ц/га тәшкил итә. Кайбер районнарда уңдырышлылык шактыйга югарырак – гектарыннан 450дән 490 центнерга кадәр. Бу өлкәдә 4 млн. тонна күләмендә шикәр чөгендере җитештерү фаразлана.

Татарстан Республикасы шикәр чөгендерен җыеп бетерү алдында (52,2 мең га яисә җыела торган мәйданның 94,5 %ы), Башкортостан Республикасы (50,7 мең га яисә җыела торган мәйданның 91,8 %ы), Саратов өлкәсе (91,5 %), Краснодар крае (92,5%), шулай ук Тамбов өлкәсе, анда 80,3 мең га мәйданнан 3933,0 мең тонна җыеп алынган (җыела торган мәйданның 92,1 %ы), уртача уңдырышлылык шактый югары - 493,8 ц/га.

Алтай краенда шикәр чөгендерен җитештерүнең шактыйга артуы сизелә. Ул 17,6 мең га мәйданнан 647,9 мең тонна җыеп алынды (җыела торган мәйданның 98,8 %ы), узган ел белән чагыштырганда 220,9 мең тоннага күбрәк, 2012 елда 427,0 мең тонна иде. Уңдырышлылык та узган ел (237,2 ц/га) белән чагыштырганда 130,9 ц/га артыграк һәм ул быел 368,1 ц/га тәшкил итә.

Ставрополь краенда агымдагы елда шикәр чөгендеренең уртача уңдырышлылыгы 593,3 ц/га тәшкил итә, моны рекорд күрсәткеч дип әйтергә мөмкин, шикәр чөгендерен җыю бик актив бара (җыела торган мәйданның 86 %ы) , 1260,1 мең тонна татлы тамыр җыеп алынды инде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россиянең Европа өлешендә озакка сузылган аномаль явым-төшемнәр аркасында шикәр чөгендерен җыюның шактый әкрен баруы һәм кырлардан да аны вакытында чыгару мөмкинлеге җитәрлек булмавы күзәтелә. Бу исә шикәр чөгендерен эшкәртүнең тәүлеклек күрсәткечләрен киметүгә, ә кайбер төбәкләрдә шикәр заводларының эшен туктатып торуга да китерә. Шул ук вакытта ноябрьдә Тула өлкәсендә шикәр заводын ачу көтелә, ул шушы сезонда эшләүче 75 заводның соңгысы.

Гидрометеоүзәк күрсәткечләре буенча ноябрьдә уртача айлык температура Россиянең күпчелек территориясендә нормадан 1 – 1,5 градуска югарырак булыр дип көтелә. Явым-төшемнең октябрьгә караганда азрак булуы көтелә. Шуңа бәйле рәвештә шикәр чөгендерен җыю темпы да артырга тиеш. Экспертлар фикеренчә, шикәр чөгендере биләгән барлык чәчү мәйданнары агымдагы елның 30 ноябренә кадәр җыелып бетәр дип көтелә. Барлыгы 37 - 38 млн. тонна шикәр чөгендере җыеп алыныр дип фаразлана, шуннан 4,1 – 4,2 млн. тонна шикәр әзерләнәчәк.

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International