Татарстан Республикасында 1771,0 мең гектар җир эшкәртелгән

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 7 ноябренә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча Татарстан Республикасында 1771,0 мең га җир эшкәртелгән, бу барлык җирнең 86 % ын тәшкил итә, шул исәптән 261,5 мең га җир тирәнтен эшкәртелгән. Җир эшкәртүне Татарстан Республикасы Әтнә, Балтач, Зәй, Кайбыч, Түбән Кама, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары төгәлләделәр.

Моннан тыш, республикада шикәр чөгендере 53,8 мең га җирдә чыгарылды (фараз – 55,3 мең га), бу 97 % тәшкил итә. Барлыгы 2012,8 мең тонна чыгарылган. Уңдырышлылыгы - 374 ц/га. Уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә Буа (457 ц/га) һәм Апас (450 ц/га) муниципаль районнары игенчеләре бара.

Шулай ук республика игенчеләре 35,9 мең га (фараз - 82,7 мең га) җирдә көнбагыш суктырдылар – 43%. Әлеге культура 49,0 мең тонна суктырылган. Уңдырышлылыгы - 13,7 ц/га. Уңдырышлылык буенча алдынгылар рәтендә Әлки (17,9 ц/га) һәм Алексеевск (15,5 ц/га) муниципаль районнары игенчеләре бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International