Россия авыл хуҗалыгы музеен төзүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мактаулы грамота белән бүләкләнде

2013 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Россия авыл хуҗалыгы музеен ачу тантанасы булды. Россиянең 81 субъектыннан материаллар туплаган Музей заманча 3D технологиясендә һәм тулысынча виртуаль эшли. Музейның гамәлгә куючысы буларак Авыл хуҗалыгын үстерүгә ярдәм итү фонды – “Авыл хуҗалыгын үстерүнең бердәм үзәге” эш итә, ул РФ Мәдәният министрлыгының һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының методологик ярдәме нигезендә барлык төбәкләр белән бергә илебезнең авыл хуҗалыгы тарихы турында сөйли торган күпсанлы уникаль материаллар туплады.

Экспозиция составына Россия Федерациясе һәр субъектының агросәнәгать комплексы үсеше тарихы һәм аның бүгенге торышы турындагы документлар һәм материаллар, уникаль архив фотолары һәм авыл хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгы техникасына һәм җайланмаларына багышланган видеоматериаллар керә. Моңа кадәр күп кешеләр кайбер материаллардан берничек тә файдалана алмыйлар иде. Россия авыл хуҗалыгы музеен төзү нәтиҗәсендә Интернет челтәреннән файдаланучы теләсә кем элек җирле яисә хәтта гаилә архивларында гына саклана торган экспонатларны күрә һәм үз илебезнең бай крестьянмәдәнияте белән таныша алалар, шулай ук крестьяннарның көнкүреше, авыл хезмәте, Россиянең авыл хуҗалыгы җитештерүе, аларның тарихы һәм бүгенгесе турында күбрәк белә алалар.

Музейны ачу тантанасында төбәк хакимиятләреннән вәкилләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре бар иде.

Чара барышында Фонд җитәкчесе Клим Галиуллин Музей төзүдә үзләреннән зур өлеш керткән һәм Россия авыл хуҗалыгы музеен төзү эшендә аеруча актив катнашкан субъектлар вәкилләренә, шул исәптән Татарстан Республикасы вәкилләренә Мактаулы грамоталар тапшырды.

Моннан тыш, Клим Галиуллин Фондның тагын бер күләмле проекты башлану турында – җәмгыятьтә бүгенге крестьянның фермер хуҗалыгын үстерүдә төп катнашучы буларак әһәмиятен арттыруга юнәлдерелгән Россия крестьян мәдәнияте үзәген төзү турында игълан итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International