ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2024 ел
җомга

Балаларны яклау көнендә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты Яшел Үзән, Чистай һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләрне котлады, шулай ук Казандагы 101 нче балалар бакчасы өчен «Обнимама» бренды персонажлары — әни-Обнимама һәм фил баласы - Обнимашка белән бәйрәм оештырды. Котлау акциясе кысаларында һәр бала ЗМКдан  сөт продукциясе җыелмасы алды. Җыелмаларның гомуми авырлыгы 700 килограмм чамасы иде. Балаларны яклау көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган хәйрия чаралары комбинат өчен матур гадәткә  кереп китте.  

 


30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2024 елның 31 маеннан 14 июненә кадәр шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы  гражданнардан   савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер  яшьтән зуррак  булган кәҗә бәтиләре  тотуга  тотылган  чыгымнарның бер өлешен каплауга   субсидияләр  алу  өчен гаризалар кабул  итү башлану  турында  хәбәр итә, субсидияләр күләме  түбәндәгечә  каралган: хуҗалыкта   тотыла  торган 1 сыер өчен - 2 мең сум, 2 сыерга -  3 мең сум, 3 һәм аннан  күбрәк  сыерга  - 4 мең сум исәбеннән, 500 сумга  ветеринария чараларын уздыруга шартнамә төзелгән очракта, һәр сыерга өстәмә рәвештә 300 сум субсидия бирелә. 

Россия  авыл  хуҗалыгы  банкы (Россельхозбанк) Патрис Лумумба ис. Россия Халыклар дуслыгы университеты белән берлектә «Агротикшеренүләрдә алдынгы күнекмәләр» («Advanced Skills in Agro Research – BRICS Spring School») халыкара мәктәбен ача. 

 


29
май, 2024 ел
чәршәмбе

20 майдан республикада авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен үстерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре башланды. Мондый киңәшмәләр Апас, Балтач, Баулы районнарында узды   инде. 

 

 Азнакай районының Мөслим авылында машина  белән сыер саву осталарының һәм мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча технологларның чираттагы конкурсын уздырдылар.   

 


28
май, 2024 ел
сишәмбе

Татарстанда су сиптерү сезоны ачылды. Республикада беренчеләрдән булып су сиптерү системасын Лаеш мелиораторлары эшләтә башлады.  «Нармонка» агрофирмасы заявкасы буенча су сиптерү  өчен яшелчәчеләргә су бирә башладылар. 

 


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Баулы муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларны үстерү мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Кече агробизнесны үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышуда Татарстан  Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан  Республикасы  җирле үзидарә органнары ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, районнар һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, республиканың көньяк-көнчыгыш зонасының 13 районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре  катнашты.

 


24
май, 2024 ел
җомга

«Август-Агро» компаниясе Һиндстанга мең тонна борчак  экспортлады.  

 

3 июльдән 5 июльгә кадәр «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Казан Экспо» халыкара  күргәзмә үзәге  янәшәсендәге кырлар  территориясендә «АГРОИДЕЛ МАТУРЫ» республика нәселле   терлекләр    конкурсы узачак.

 


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Балтач муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә уза торган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Дәүләт Советы депутатлары, шулай ук республиканың төньяк зонасыннан муниципаль районнар  башлыклары,   авыл җирлекләре башлыклары,  шәхси  ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International