“Казан” агросәнәгать паркында “Бакчачы көне-2024” фестивале узачак

2024 елның 4 сентябре, чәршәмбе

14 сентябрьдә иртәнге сәгать 8дән «Казан» агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданында Татарстан Республикасының «Бакчачы көне-2024» бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары күргәзмә- фестивале эшли башлый.

Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру максатларында үткәрелә. Фестиваль актив, хезмәт сөючән, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы бакчачының уңай образын тудыруга юнәлдерелгән.

Фестиваль программасында республиканың коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре продукциясенең күргәзмәсе, мастер-класслар, бакча инвентарьлары, техникасы, үсентеләр ярминкәсе, күңел ачу программасы каралган.

Моннан тыш, иң зур кабакны билгеләү конкурсы - «Кабак - Көз патшабикәсе» узачак. Фестивальдә катнашучылар үз бакчаларында үстергән кабакларын алып киләчәкләр. Судьялар карары буенча жюри үлчәү нәтиҗәләре буенча җиңүчене билгеләячәк. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин :http://https://forms.yandex.ru/u/66d6a9e25d2a06989c5c9a5a/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International