2024 ел башыннан Россия авыл хуҗалыгы банкы (Россельхозбанк) Татарстан Республикасы аграрийларына ярдәмгә 14,6 млрд сум акча җибәргән, шулардан 12,6 млрд сумы ташламалы шартларда бирелгән. Шул исәптән банк ярдәме белән агымдагы елда АПКда 5 инвестиция проектын финанслау башланды. Банк, гадәттәгечә, ярдәмнең күп өлешен сезонлы кыр эшләренә җибәрә. Агымдагы елда әлеге максатлар өчен Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы 10,8 млрд сум акча җибәрде, ул финанслау күләмен бер елда 12%ка арттырды.
Тулаем алганда, төбәк базарында сезонлы эшләрне ташламалы кыска сроклы кредитлау сегментында филиал өлеше 58% тәшкил итә, шул исәптән кече хуҗалыкларга кредитлар буенча – 79%.
Татарстан Республикасының кече хуҗалыклары агымдагы елда 1,6 млрд сумлык ярдәм алды.
“Агымдагы чынбарлык шартларында республиканың да, тулаем илнең дә азык-төлек иминлеген тәэмин итү аеруча мөһим. Россельхозбанк эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында терәк банк буларак, әлеге мәсьәләне хәл итүгә юнәлдерелгән һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә фермерлык эшенә өйрәтүдән алып эре инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга кадәр һәрьяклап ярдәм күрсәтә”, – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова.