“Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты” АҖ 2024 елның беренче яртыеллыгына йомгаклар ясады. Өч җитештерү мәйданчыгында - Зеленодольск, Чистай һәм Буада - ярты ел эчендә 124 мең тоннадан артык сөт-чимал эшкәртелгән. Тулаем көнлек сөт-чимал эшкәртү күләме 680 тоннадан артык.
2024 елның беренче 6 аенда компания 58,8 мең тонна продукция чыгарган. Комбинат барлыгы 100 миллионнан артык төргәк сөт продуктлары җитештергән. Иң зур үсеш «Очень важная корова» бренды продуктларында. Әлеге сәүдә маркасы белән 21,5 мең тонна продукция чыгарылган. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,6%ка күбрәк. «Васькино счастье» һәм «Обнимама» линейкалары астында 17 мең тоннадан артык продукция җитештерелгән.
Бүгенге көндә Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты Россия ритейлерлары өчен 100дән артык исемдә продукция, шулай ук 34 төр продукция чыгара. Бу X5 Retail «Станция Молочная» бренды, Ашан бренды «Красная птица» һәм «Вкусвилл». 2024 елның беренче яртыеллыгында федераль сәүдә челтәрләре өчен комбинат 6,7 мең тонна сөт товарлары җитештергән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 2,6%ка күбрәк. Предприятиенең үз аналитик хезмәте бәяләвенчә, Татарстан базарында «ЗМК» АҖ өлеше 24% тәшкил итә.
Ярты ел эчендә комбинат модернизацияләүгә 334 млн. сум тоткан.Капитал салуларның күп өлеше Чистай филиалында эремчек участогын киңәйтүгә тотылган. Шулай ук Зеленодольскида йомшак эремчек җитештерүне арттыру буенча эшләр дәвам итте. Суыткыч- компрессор агрегатларына яңа техник җайланмалар кую буенча проектлар башланган һәм автопарк яңартылган.
2024 елның I яртыеллыгы йомгаклары буенча предприятиенең кереме 6,4%ка арткан һәм, НДСны исәпкә алып, 7,9 млрд.сум тәшкил итә. Фондларга акчалар күчерү рәвешендә барлык дәрәҗәдәге бюджетларга һәм салым түләүләренә Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты 311,3 млн. сум җибәргән, бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,8%ка күбрәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, компаниянең кадрлар составы 2,6%ка арткан - анда 1 204 кеше исәпләнә.