Бүген Kazan Digital Week-2024 форумы кысаларында «Аграр секторда цифрлы трансформация: чакырулар һәм мөмкинлекләр» түгәрәк өстәле узды. Анда Татарстан Республикасы исеменнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады.
Ул республикада агросәнәгать комплексын цифрлы трансформацияләү турында сөйләде. “Татарстан Республикасы - 2023 елдан АПКны цифрлаштыру өлкәсендә лидер, ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының динамик рейтингында беренче урынны алып тора. Безнең республика ирешелгәннәрдә генә тукталып калмый һәм, авыл хуҗалыгы секторында цифрлаштыруны тотрыклы үстерү өчен ныклы нигез булдырып, алга таба бара”, - дип билгеләп үтте ул.
Ленар Гарипов авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү өлкәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда сыйфатлы үсеш өчен кирәкле булган мөмкинлекләр турында сөйләде. “Ясалма интеллектны куллану хезмәткәрләрнең квалификациясенә таләпләрне киметергә ярдәм итә һәм кайбер очракларда катлаулы бурычларны үтәү өчен персоналлар җитмәүне компенсацияләргә дә мөмкин”, - дип ассызыклады ул.
“Татарстан Республикасы ясалма интеллект элементлары булган системаларны актив рәвештә гамәлгә кертә, шул ук вакытта белгечләрне төбәк квалификация күтәрү курсларында укыта. Импортка бәйлелек югары булуга дла карамастан, республикада аграрийларны үзебезнең эшләнмәләрдән файдалануга кызыксыну уята торган төбәк дәүләт ярдәме чаралары эшли. Хәзерге вакытта Россия, аерым алганда, Татарстан аналоглары булмаган эшләнмәләр юк диярлек”, - дип билгеләп үтте Ленар Гарипов.
Аграрийларга ярдәм итү өчен түбәндәге чаралар эшләнде: семинарлар, күргәзмәләр үткәрү, укулар оештыру, квалификация күтәрү курсларын эшләү, шулай ук агросекторда үзебезнең чишелешләрне гамәлгә кертүне финанслашу буенча төбәк чаралары.
Чыгышының ахырында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча чишелешләргә ихтыяҗ зур дип ышандырды. Бу программалар эшләүчеләр өчен күп мөмкинлекләр тудыра. Аграрийларның үзенчәлекле таләпләрен исәпкә ала торган яңа программалар эшләү мөһим, бу тармакта эшнең нәтиҗәлелеген яхшыртып кына калмыйча, үзебезнең IT-секторны үстерүгә дә ярдәм итәчәк.