Казанда "Kazan Digital Week-2024" халыкара форумы ачылды

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казан цифрлы дөнья үзәгенә әверелде. Kazan Digital Week-2024 халыкара форумы яңа технологияләр өлкәсендәге экспертлар өчен үз ишекләрен ачты. Чара "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында уза.

Kazan Digital Week ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер- министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Министр фәнни, техник, коммерция продуктлары һәм цифрлы трансформация хезмәтләре күрсәтелгән күргәзмә белән танышты. Күргәзмә экспозициясе 4 мең квадрат метр мәйданны били һәм 140тан артык стендны үз эченә ала, аларда 200дән артык иң яхшы ИТ-компанияләр тәкъдим ителгән.

“Сезне Татарстанда Kazan Digital Week халыкара форумы ачылышында күрүемә шатмын”, - диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустинга чарага федераль статус бирү турында карар кабул иткәне өчен рәхмәт белдерде.

“Бу федераль хакимият органнары җитәкчеләре, төбәкләрдән һәм чит илләрдән килгән коллегалар, фән һәм бизнес-бергәлеге вәкилләре белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирде, - диде Татарстан Рәисе. - Форум мәйданчыгында уртак эш безнең казанышларны һәм безнең алда торган бурычларны объектив бәяләргә, хезмәттәшлек чикләрен киңәйтергә ярдәм итәчәк”.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел форумга Россиядән һәм башка якын һәм ерак чит илләрдән 16 меңнән артык катнашучы килгән, шуларның 600гә якыны спикер буларак чыгыш ясадылар.

Форум барышында, стратегик сессияләрне, конференцияләрне, секцияләрне дә кертеп, 100дән артык төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Бүген шулай ук форум кысаларында АПКны цифрлаштыруның төп трендларына багышланган түгәрәк өстәлләр утырышлары уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International