Татарстан Республикасының 7 районында шикәр чөгендерен җыюга керештеләр

2024 елның 6 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының 7 районында шикәр чөгендерен җыюга керештеләр. Бүгенге көнгә республика буенча 4,1 мең га мәйданда 178 тоннадан артык татлы тамыр чыгарылган, уртача уңдырышлылык - гектардан 424 центнер. Быел Татарстан Республикасы буенча 11 районда 55,6 мең га мәйданда шикәр чөгендере җыеп алырга кирәк булачак.

Иң күп уңыш Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районында күзәтелә - 550 ц/га. Ә Татарстан Республикасының Зәй һәм Буа муниципаль районнары хуҗалыкларында уңдырышлылык - гектардан 450 центнердан артык.

Татарстан Республикасы территориясендә шикәр чөгендерен эшкәртүче ике предприятие - «Зәй шикәре» АҖ һәм «Буа шикәре» ҖЧҖ уңышлы эшләп килә.

«Агросила» агрохолдингының “Зәй шикәре” АҖ Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен эшкәртүче иң эре предприятие булып санала һәм ул Россиянең иң эре топ-5 шикәр заводына керә. Бүгенге көндә завод Россиядә иң куәтле җитештерү мәйданчыкларының берсе булып тора: предприятиедә тәүлеккә 8000 тоннага кадәр шикәр чөгендере эшкәртелә.

«Ак БАРС» ХК» АҖнең «Буа шикәре» ҖЧҖ сезонга 700 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртү һәм 100 мең тоннадан артык ак кристаллик шикәр җитештерү куәтенә ия.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International