Татарстанда 3 млн тонна ашлык суктырылды

2024 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының 41 районында бөртекле культуралар җыю дәвам итә, бүгенге көнгә 3 млн. тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 28,8 ц/га. Татарстан Республикасы буенча узган көнне 85 мең тоннадан артык авыл хуҗалыгы культуралары суктырылган.

Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында уңдырышлылык гектардан 41 центнердан артып китә. ӘТатарстанның 4 районында уңдырышлылык гектардан 34,4 центнердан артык, болар - Кукмара, Кайбыч, Аксубай һәм Тукай муниципаль районнары.

Бөртекле культураларны җыюны Спас районы 100%ка төгәлләде, анда 100 мең тоннага якын бөртекле культуралар суктырылган, уртача уңдырышлылык - 28,5 ц/га.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районында да урып-җыю кампаниясе төгәлләнде, анда уртача уңдырышлылык - 34,3 ц/га. Барлыгы 60 мең тоннага якын ашлык җыелган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International