ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Эйч энд Эн» АҖ директорлар советы рәисе Руслан Алисолтанов заводка сәфәре барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка киптерү цехын төзү буенча  бизнес-проект  тәкъдим итте. 
 

Татарстан аграрийларына рапс чәчүлекләрен саклау өчен файдалы бөҗәкләр -  энтомофаглар  кулланырга тәкъдим  итәләр.

 


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә Ливия делегациясе белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук министр урынбасарлары Дмитрий Яшин һәм Гелүс Баязитов катнашты. 
 

8 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында «Парламент-2030» XII Бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы  узды. Конкурс Россия Федерациясенең 3000нән артык актив гражданын берләштерде. Конкурста Россия Федерациясенең 75 субъектыннан  югары белем, һөнәри һәм гомуми белем бирү оешмаларының  55 000нән артык укучысы катнашты. 

 


7
июнь, 2024 ел
җомга

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең армый-талмый эшләүләре  нәтиҗәсндә    Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы оешмаларында  тәүлеклек сөт савымын үз тарихында беренче  мәртәбә   5 мең тоннага  җиткерде.   Мондый  уңыш республика алдында сөт терлекчелеге өлкәсендә тагын  да  алга  китү өчен  киңлекләр ача.
 

Торак шартларын  яхшырту буенча  дәүләт программасы эшли башлаганнан  бирле  төп оператор тарафыннан  13 млрд.сум акча  бирелгән, шуның 2 млрд. сумга якыны – быел.
 


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Теләче муниципаль районында «Август-Теләче» хуҗалыгы базасында «Сенаж көне» дигән теоретик-гамәли семинар узды. Анда Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары – Татарстан  Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасарлары Гелүс Баязитов, Дмитрий Яшин, РФА президенты урынбасары, РФ ТПП АПК комитеты рәисе, академик Петр Чекмарев, «Сөт институты» ҖЧҖ генераль директоры Татьяна Нагаева, авыл хуҗалыгы идарәләре башлыклары катнашты.
 

Татарстан аграрийлары Россия  авыл  хуҗалыгы  банкыннан (Россельхозбанктан) чәчү эшләре өчен 7 млрд сум  финанслау алды. Бу сезонда заем акчаларына ихтыяҗ  узган ел белән чагыштырганда 10%ка артыграк.   
 


4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

3-5 июльдә Казан Экспо халыкара күргәзмә  үзәгендә  һәм аның тирәсендәге кырларда узачак «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча беренче халыкара турнир узачак. 

 


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров яңа терлекчелек комплексына таш салуда катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International