Татарстанда федераль экспертлар авыл яшьләре өчен бушлай укулар үткәрәчәк

2024 елның 6 сентябре, җомга

2024 елның 10 -19 сентябрендә Татарстан Республикасында яшьләр лидерлары өчен федераль экспертлардан түләүсез мастер-класслар сериясе узачак. Алар арасында Даниил Добрынченко, Юлия Гончарова, Елена Сафина һәм башкалар бар. Проектны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.

Чаралар катнашучыларны үз бергәлекләрендә һәм үз тормышларында уңай үзгәрешләр кертергә рухландыруга юнәлдерелгән. Семинарларны Татарстанның үсештәге һәм яшьләрне җәлеп итәрлек кече территорияләрендә үткәрү планлаштырыла. Катнашучылар арасында - Татарстанның һәм күрше төбәкләрнең яшь лидерлары.

Чара авылларны үстерүнең уникаль һәм эш стратегияләрен эшләүгә, креатив мохиттә эшкуарлыкны үстерүгә, аны алга этәрүгә һәм матди кызыксындыруга, эшчәнлекне киңәйтү өчен ясалма интеллект куллануга, авылга глобаль туристик агымны җәлеп итүгә һәм Татарстанда АПК өлкәсендә урта һөнәри белем бирүне үстерүгә юнәлдерелгән.

Чара кысаларындаТатарстан Республикасында семинарлар һәм мастер- класслар түбәндгеләрдә узачак:

10 сентябрь - Әгерҗе шәһәрендә

11 сентябрь - Әлмәт шәһәрендә

12 сентябрь - Бөгелмә шәһәрендә

13 сентябрь - Чистай шәһәрендә

17 сентябрь - Мамадыш шәһәрендә

18 сентябрь - Балтач поселогында

19 сентябрь - Буа шәһәрендә

Чараларның һәр көнендә «Вконтакте» челтәрендә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе төркемендә онлайн-трансляция оештырылачак https://vk.com/selmolrt.

Чаралар «Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Урыннар саны катгый чикләнгән! 

Әлеге чара «Мәгариф» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә. 

Теркәлү өчен «Вконтакте» челтәрендә ТР Аграр яшьләр берләшмәсе төркеме аша заявка бирергә кирәк. Төркемдә булачак мастер-класслар турында барлык актуаль мәгълүмат урнаштырылачак.

Теркәлү өчен https://clck.ru/3CziDV сылтамасы буенча бирелгән форманы тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International