Таҗикстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибә алмашу мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм үсеш министрлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Лилия Хуҗина катнашты. Таҗикстан Республикасыннан хезмәт, миграция һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Гөлнора Хәсәнзода, министр урынбасарлары Нодири Шахноза һәм Киёмиддин Дәүләтзода катнашты.
Эшлекле очрашу барышында Татарстанның авыл хуҗалыгы мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Делегация вәкилләре, Татарстан Республикасы – Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе, дип, халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итү социаль тотрыклылыкның иң мөһим факторларының берсе булып билгеләп үттеләр.
Татарстанның 4,5 млн гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар, шулардан 3,3 млн га чәчүлекләр. Авыл халкы - 930 мең кеше, ягъни республикада яшәүче һәр дүртенче кеше. Тармакта 140 меңгә якын кеше, ягъни республиканың икътисадый актив халкының 7%ы эшли.
Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча төбәк Россия буенча лидерлар бишлегенә керә. Илнең 2% авыл хуҗалыгы җирләренә ия булып, ул аның гомуми авыл хуҗалыгы продукциясенең 4%ын җитештерә. Шулай ук республика Россия Федерациясе субъектлары арасында сөт җитештерү буенча тотрыклы рәвештә лидер булып тора – гомуми күләмнән 6%тан артыгын җитештерә, төп продукция төрләрен: ит, ашлык, бәрәңге, шикәр чөгендере һәм йомырка җитештерүче буенча унлык рәтендә. Республика халкы барлык төп азык-төлек продуктлары белән тулы күләмдә тәэмин ителә.
Таҗикстан вәкилләренә шулай ук авыл җирендә гамәлдә булган социаль юнәлештәге программалар турында мәгълүмат бирделәр. Болар - беренчел медицина-санитария ярдәмен модернизацияләү, мәдәни үзәкләр, спорт мәйданчыклары һәм башка объектлар төзү. Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында зур эш башкарыла. Узган ел аны гамәлгә ашыруга 3 млрд сум акча җибәрелде.
Агымдагы елда бу эш тагын да киңрәк алып барыла, акчалар күләме 5 млрд сумга кадәр арттырылды. Программа ярдәмендә республика картасында авыл территорияләрен бизәп торучы һәм гражданнарның ял итү урыны буларак яңа объектлар барлыкка килә.
Гомумән алганда, республика буенча 400 авыл хуҗалыгы оешмасы исәпләнә (2500 крестьян-фермер хуҗалыгы, 417 000 - шәхси ярдәмче хуҗалык).
Татарстан Республикасы, хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, Таҗикстаннан оешкан рәвештә эшче көчләр җәлеп итү белән кызыксына, Россия төбәге оешмаларында вакансияләр бик күп.
Клара Таҗетдинова, Татарстан Республикасында эре сәнәгать предприятиеләре, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы эшли, әмма кадрлар кытлыгы күзәтелә, дип билгеләп үтте.
Эш сәфәре кысаларында делегация шулай ук Таҗикстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында һәм Таҗикстан Республикасы Хөкүмәте каршындагы Башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү комитетында булды, анда Дүшәнбе көллиятләре директорлары белән очрашты. Алар Дүшәнбе шәһәрендә Мәгариф министрлыгының эш методикасы белән таныштылар.
Таҗикстан Республикасының хезмәт, миграция һәм халыкны эш белән тәэмин итү министры Гөлнора Хәсәнзода, республика хезмәткәрләр җәлеп итү буенча Татарстан белән хезмәттәшлек итәргә әзер, шулай ук Дүшәнбедә республикада хезмәт мигрантларын әзерләү өчен районнарда ачылган укыту үзәкләре базасында Татарстан уку йортлары белән мөнәсәбәтләр урнаштыру теләге бар, дип ассызыклады.