2014 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сөт җитештерү мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә булачак.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов үткәрәчәк.
Нотык белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, “Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” дәүләт казна учреждениесе башлыгы Ильсур Закиров чыгыш ясаячак.
Чарага сөт продуктивлылыгы түбән булган авыл хуҗалыгы формированиеләрен җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, муниципаль районнарның баш ветеринария табиблары чакырыла.
Киңәшмәдә республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләрендә сөт күләме аз булуның сәбәпләре һәм проблемаларны хәл итү юллары буенча фикер алышу булачак. Җитәкчеләрнең, белгечләрнең һәм технологларның авыл хуҗалыгы формированиеләрендәге эшчәнлек мәсьәләләре дә каралачак. Шулай ук җитәкчеләре чакырылган авыл хуҗалыгы формированиеләрендә ветеринария-санитария чараларын куллану һәм терлекләрнең сакланышы мәсьәләләре буенча да фикер алышу булачак.