Марат Әхмәтов: 2013 елның 11 ае йомгаклары буенча кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең гомуми җыелма эшчәнлеге күләме 11,73 млрд. сум тәшкил итте

2013 елның 28 декабре, шимбә

Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясенең хәле турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 2013 елның 11 ае йомгаклары буенча кулланучылар кооперациясепредприятиеләренең гомуми җыелма эшчәнлеге күләме 11,73 млрд. сум тәшкил иткән, 2012 елның шушы чорына карата үсеш 110%. Эшчәнлекне район дәрәҗәсендәге 27 кулланучылар җәмгыяте алып бара.

Марат Әхмәтов әйтүенчә, банкротлык процедурасы кулланучылар кооперациясе үсешенә зур зыян салды. Мәсәлән, республиканың 16 районында кулланучылар кооперациясе юкка чыкты, аларның мөлкәте кызыксынучы аерым структуралар карамагына күчте, бигрәк тә әзерләү эшчәнлеге зыян күрде.

Марат Әхмәтов, 2013 елның 11 аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән 3,5 млрд.сумга продукция (авыл хуҗалыгы продукциясе һәм чимал ресурслары) сатып алынды, диде.

Сәүдә эшчәнлеген алып баручы кулланучылар кооператорларының ваклап сатудагы товар әйләнеше 6 млрд. сум тәшкил итте (2013 елның 11 аенда).

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киңәшмәдә катнашучыларга 779 торак пунктта кибетләрнең бөтенләй булмавын искәртеп китте. Республикада шулай ук урыннарга чыгып сатулар оештыра торган күчмә автолавкалар да җитәрлек түгел.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, авылларда көндәлек товарлар сатыла торган кибетләр булмаган өчен кулланучылар кооперациясе социаль җаваплы, диде. Ипи, көнкүрештә клланыла торган көндәлек кирәк-яраклар алырга мөмкинлеге булмаган кешеләр урынына үзегезне куеп карагыз әле, дип мөрәҗәгать иттеРөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына, халык иң кирәкле әйберләр белән тәэмин ителмәгән килеш ничек эшләргә була. Бу тема республика өчен бик мөһим, диде ул һәм администрация башлыкларынкибетләр булмаган авыл торак пунктларындагы кешеләр мәнфәгатьләренә аеруча игътибар итәргә өндәде.



Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International