Иң яхшысы – алда әле!

2013 елның 31 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне якынлашып килүче 2014 ел белән чын күңелдән котлыйм!

«И хотя нам прошлого немного жаль – лучшее, конечно, впереди». Балачактан безгә бик якын булган бу җыр сүзләре һәрвакыт елның соңгы көннәре якынлашканда барлыкка килә торган хисләрне чагылдыра. Күңелне әзрәк моңсулык биләп ала, чөнки без кичергән шатлыклы мизгелләр, ирешкән уңышлар үткәнне хәтерләтеп артта кала. Шул ук вакытта күңелгә рәхәт тә, чөнки яңа елга зур өметләр баглап, якты хыяллар белән яши һәм эшли башлыйсың.

Узып баручы ел гади генә булмады. Шул ук вакытта ел йомгаклары иртәгәге көнгә ышаныч уята. Игенчеләребез табигатьсынавында сынатмадылар. 2013 елгы гомумроссия икмәге чиста орлык килеш 90 млн. тоннадан артык булды. Кукуруз, рапс һәм көнбагыштан җыелган уңыш рекорд күрсәткечләр белән билгеләнә. Шикәр чөгендере уңышы буенча Россия янәдән дөньякүләм лидерлыкны били.

Кыенлыкларга да карамастан, терлекчелектә дә уңай үсеш динамикасы өстенлек итә. Үзебезнең балык хуҗалыгы комплексының уңыш нәтиҗәләре дә мактанырлык. Үтеп баручы елда ашлык, бәрәңге, үсемлек мае һәм шикәр буенча Россия Федерациясе азык-төлек иминлеге доктринасы күрсәткечләре дә югарырак, сөт һәм сөт продуктлары, балык продукциясеҗитештерү буенча күрсәткечләрдә уңай тенденция сизелә.

«Авыл хуҗалыгы тармагы үсештә. Без күп позицияләр буенча үзебезне үз товарларыбыз белән тәэмин итә алдык. Моның өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт”, - диде Россия Президенты Федераль Собраниегә Юлламасында. Ә матбугат конференциясендә, елга йомгак ясап, Владимир Владимирович Путин илебез икътисадына кертелгән авыл хуҗалыгының саллы өлешен билгеләп узды.

Дәүләт башлыгы тарафыннан бирелгән мондый зур бәя безгә киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирә. Иң беренче чиратта, Россия Президенты тарафыннан куелган төп бурычны үтәргә – авыл территорияләрендә заманча, уңайлы инфраструктура булдыру юнәлешендә эшләргә. “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” Федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру яңа алымнар куллануны һәм күп көч куюны таләп итә.

Кырларда һәм фермаларда эшләүче авыл хезмәтчәннәренә, диңгез һәм океаннарда алны-ялны белми эшләүчеләргә, азык һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләренә, галимнәргә һәм мөгаллимнәргә, шушы тармакка тугрылыклы булып, армый-талмый нәтиҗәле һәм җаваплылык тоеп эшләүләре, аларның һөнәри осталыклары һәм эшкә бирелгәнлекләре өчен ихластан рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә нык исәнлек, күңел күтәренкелеге, эшләрегездә уңышлар, шатлык һәм куанычлар телим! Борынгы римлыларның мең еллар аша безгә килеп җиткән теләкләре 2014 елда Сезнең һәркайсыгызга бәхет, куанычлар һәм иминлек китерсен. Annum novum bonum felicem faustum fortunatumque!

Яңа ел белән!

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры 

Н.В.Федоров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International