Авыл хуҗалыгын иминләштерүнең яңа системасы икенче ел эшли. “Авыл хуҗалыгын иминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме турында һәм “Авыл хуҗалыгын үстерү турында” Федераль законга үзгәрешләре кертү хакында” 2011 елның 25 июлендәге 260-ФЗ номерлы Федераль законны кабул итү Россиядә дәүләт ярдәмендә авыл хуҗалыгын иминләштерү системасын үстерүдә мөһим адым булды. Законда Россиядә авыл хуҗалыгын иминләштерүне модернизацияләүгә һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең финанс тотрыклылыгын тәэмин итү максатларында нәтиҗәле, ачык система төзергә ярдәм итә торган новацияләрне арттыру карала.
2013 елда федераль бюджетта авыл хуҗалыгын иминләштерүгә дәүләт ярдәме өчен 6 млрд. сум каралган иде, шулардан үсемлекчелеккә – 5 млрд. сум, терлекчелеккә – 1 млрд. сум.
АПКның төбәк органнары оператив күрсәткечләре буенча 2013 елның 26 декабренә 11,9 млн. га мәйданда уңыш иминләштерелгән, бу чәчү мәйданының 16 %ын тәшкил итә, шул исәптән язгы культуралар – 8,2 млн. га, көзге культуралар – 3,7 млн. га.
Тариф ставкасы үзгәрмәде, әмма узган елдагы корылык аркасында ашлык бәясе артты, мәсәлән, 2012 елда 1 га иминләштерелгән мәйдандагы уңышның уртача бәясе 13,6 мең сум/га булса, ә 2013 елда – 14,9 мең сум/га (9,6%ка артты). Уртача тариф 5,6%тан 2013 елда 5,9%ка кадәр артты. 2012 елда иминләштерелгән 1 га авыл хуҗалыгы культурасы мәйданы өчен иминият премиясе 754 сум/га иде, ә 2013 елда – 886 сум/га (7,6%ка артты).
Иминләштерү шартнамәләре иң күбе Идел буе федераль округында төзелгән – барлык төзелгән шартнамәләрнең 40 %ын тәшкил итә.
Ерак Көнчыгыш федераль округы хуҗалыклары тарафыннан 179 иминләштерү шартнамәсе төзелгән, шулардан Приморье краенда – 128 шартнамә, Саха (Якутия) Республикасында – 36шартнамә һәм Амурской өлкәсендә – 15 шартнамә. Камчатка һәм Хабаровск крайларында,Магадан һәм Сахалин өлкәләрендә, Еврей автономияле өлкәсендә, Чукот автономияле округында дәүләт ярдәмендә иминләштерү шартнамәләре 2013 елда төзелмәгән.
Авыл хуҗалыгы культуралары мәйданнарын иминләштерү буенча Идел буе федераль округы алда бара – 4,4 млн. га (Россия буенча иминләштерелгән мәйданның 37,2% яисә Идел буе федераль округындагы чәчү мәйданыннан 19,2%). Иң түбән күрсәткечләр Төньяк-Көнбатыш федераль округында – барлыгы 43,9 мең га мәйдан иминләштерелгән (Россия буенча иминләштерелгән мәйданның 0,4% яисә Төньяк-Көнбатыш федераль округындагы чәчү мәйданыннан 3,4%). Ерак Көнчыгыш федераль округында – 90,7 мең га (Россия буенча иминләштерелгән мәйданның 0,8% яисә Ерак Көнчыгыш федераль округындагы чәчү мәйданыннан 6,4% ).
Төбәкләр арасында иминләштерелгән мәйданнарның чагыштырмасы (субъектның чәчү мәйданыннан) түбәндәгечә: Иркутск өлкәсе – 71,3%, Чечен Республикасы – 51,7%, Томск өлкәсе – 51,3%, Татарстан Республикасы – 44,8%, Карачай-Черкес Республикасы – 36,7%. Дәүләт ярдәме белән иминләштерүдә 83 төбәктән 59ы катнашты. 2013 елда иминләштерүдә катнашмаган 24 төбәккә 2,9 млн. га чәчү мәйданы яисә барлык чәчү мәйданының 3,9%ы туры килә.
Россия Федерациясе субъектлары мәгълүматы буенча 2013 елның 26 декабренә авыл хуҗалыгы хайваннарын дәүләт ярдәмендә иминләштерү программасында 332 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр катнашкан, 371 шартнамә төзелгән, төзелгән шартнамәләр буенча гомуми иминләштерү күләме 23,7 млрд. сум тәшкил итә.
240,2 мең баш эре мөгезле терлек (КРС), 126,4 мең баш МРС, 891,2 мең баш буңгыз, 18 938,2мең кош-корт иминләштерелгән.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы