Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 31 декабрендәге карары беләнТатарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары вазыйфасына Николай Титов билгеләнеп куелды.
Моңа кадәр бу вазыйфаны биләгән Минсагир Нуретдинов «Просто молоко» ИК ҖЧҖнең АПК буенча генераль директорының беренче урынбасары итеп билгәләнеп куелды.
Николай Титов 1962 елның 11 декабрендә Татарстан АССР Югары Ослан районының Патрикеево авылында туган. 1986 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
2002 елда - «Бөтенроссия халык исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен», 2005 елда - “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медальләре белән бүләкләнгән, 2012 елда “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек була.
Үткәндәге эшләре:
1986 – 1989 елларда – Татарстан АССР Югары Ослан районының «Кургуҗа» ОСХК инженер-механигы;
1989 – 1999 елларда – Татарстан АССР Югары Ослан районының «Кургуҗа» ОСХК җитәкчесе;
1999 – 2006 елларда – ТР Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты;
2006 – 2007 елларда – «Татспиртпром» ААҖнең директор урынбасары;
2007 – 2008 елларда – Россия Федерациясе Амур өлкәсе Хөкүмәтенең Авыл хуҗалыгы министры;
2008 – 2010 елларда – «СтройЗапчасть» ҖЧҖ сәүдә вәкиллеге җитәкчесе;
2010 – 2010 елларда – «АПКда ГХ (ЧС) буенча Россия фәнни-техник үзәге» ҖЧҖнең анализ, бәяләү һәм фаразлау бүлеге башлыгы;
2010 – 2011 елларда – «Агро-Трейд» ТПК» ЯАҖнең генераль директоры;
2011 – 2013 елларда – «Ак Барс» холдинг компаниясе» ААҖнең АПК буенча генераль директоры урынбасары.