Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә 2013 елның декабрь ае эше йомгаклары буенча ветеринария белгечләре киңәшмәсе булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов алып барган киңәшмәдә район ветеринария берләшмәләре башлыклары. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дәүләт ветеринария учреждениеләре бүлекләре башлыклары һәм баш белгечләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт ветеринария инспекциясенең террриториаль бүлекләре башлыклары катнашты.
Киңәшмә барышында агымдагы елның декабрендәге барлык эшчәнлек юнәлешләре буенча республиканың дәүләт ветеринария хезмәте эшенә анализ ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде.