Көнбагыш - Россиянең төп май культурасы

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

2013 елда үсемлекчелек уңышында, әлбәттә, көнбагыш мае орлыгын җитештерү өлеше дә бар, Росстатның алдан бирелгән күрсәткечләре буенча гомуми уңыш 10,2 млн. тонна күләмендә бәяләнә. Бу рекорд күрсәткеч: 1990 елга караганда (3,42 млн. тонна) 3 мәртәбә күбрәк һәм 2012 елдагыга караганда (7,99 млн. тонна) 27 процентка күбрәк. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Үсемлекчелек, үсемлекләрне химияләштерү һәм яклау департаменты директоры Петр Чекмарев әйтүенчә, җыелган уңыш көнбагыш маен үзебездә эчке куллануны тәэмин итү һәм 1 млн. тонна экспортлау өчен дә тулысынча җитәрлек.

Илебез хуҗалыкларында көнбагышны орлыкка җыю төгәлләнү алдында тора - 6,75 млн. га мәйданда яисә бөтен мәйданның (7,08 млн. га) 95,2%ы суктырылды. Соңгы 10 елда бу өлкәдә 2013 ел иң уңышлысы - 15,1 ц/га (2012 елда - 13,0 ц/га, 2011 елда -13,4 ц/га).

Брянск, Воронеж, Курск, Курган, Чиләбе өлкәләре, Ставрополь крае, Адыгей, Калмык, Мордовия, Хакасия, Чечен һәмКарачай-Черкес республикалары игенчеләре урып-җыюны тулысынча төгәлләделәр. Бүгенге көнгә көнбагыш орлоыгыннан иң зур уңышны Белгород, өлкәсе – 26,0 ц/га, Краснодар крае – 25,2 ц/га һәм Орел өлкәсе (24,0 ц/га) җыйдылар.

Россия, 10,2 млн. тонна уңыш алып, экспертлар күрсәткечләре буенча, дөнья күләмендә, Украина белән бергә, иң алдынгы урынга чыкты (ФАО күрсәткечләре буенча 2012 елда Украинада көнбагыш орлыгы - 8,4 млн. тонна, Аргентинада 3,3 млн. тонна җыелган).

Исегезгә төшерәбез, ВТОга кергәннән соң, Россия Федерациясе йөкләмәләре нигезендә көнбагыш мае орлыгын читкә чыгаруга таможня пошлинасы 2013 елның 3 октябреннән 16,62% ка кадәр төшерелде, әмма 1000 кг көнбагыш мае орлыгы өчен 24,94 евродан да кимрәк түгел. Бу 2013 елда 2228 мең тонна көнбагыш мае орлыгын экспортлауга ярдәм итте (2012 елда -2196 мең тонна иде).

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, көнбагыш мае орлыгыннан азык сәнәгате, косметология, медицина өчен үсемлек мае гына түгел, шулай ук ул терлекчелек өчен кыйммәтле азык та әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International