Марат Әхмәтов «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУда булды

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2014 елның 8 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Россельхознадзорның референт үзәгендә - «Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» Федераль дәүләт бюджетучреждениесендә булды.

Министр белән бергә Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алмаз Хисаметдинов, Республика ветеринария лабораториясе директоры Финсур Әхмәтов йөрделәр.

«Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ директоры Рәис Кәримов башкарылган ремонт эшләре, матди-техник җиһазлау һәм лаборатория эшчәнлеге белән таныштырды.

«Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе» ФДБУ, ветеринария, орлыкчылык һәм селекция, карантин һәм үсемлекләрне яклау, агрохимия, туфракның уңдырышлылыгы өлкәсендә; ашлыкның, катнаш азыкның һәм аларны җитештерү компонентларының, шулай ук ашлык эшкәртүдән соң барлыкка килә торган продуктларның сыйфаты һәм иминлеге өлкәсендәге хуҗалыкларга һәм предприятиеләргә дәүләт экспертизалары үткәрү, лаборатор тикшерүләр һәм клиник-диагностик тиешеренүләр уздыру эшчәнлеген тәэмин итүче орган буларак, 2005 елда төзелгән иде һәм Россельхознадзорның референт үзәге булып тора.

Лаборатория, Россия Федерациясенең җиде төбәгендә (Татарстан Республикасы, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия республикалары, Түбән Новгород, Киров, Ульяновск өлкәләре) кешеләр сәламәтлеген, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясыиминлеген саклап калу максатында, хайваннар авыруларын диагностикалау һәм профилактикалау, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясе иминлеген һәм сыйфатын тәэмин итү буенча шактый зур колачлы эш алып бара. 2013 елда Федераль бюджет акчалары исәбенә лаборатория бинасының фасадын ремонтлау эшләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International