Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре!
Менә тагын күңелләргә өмет-куанычлар өстәп, һәркем көтеп ала торган күркәм бәйрәм – Яңа ел килеп җитте. Сезнең барыгызны да якынлашып килүче 2014 ел белән чын күңелдән котлыйм! Көннәрнең язга авышып, кояш нурларының яктырак сирпелә башлавы да тәнгә сихәт, җанга рәхәтлек бирә. Терлекчеләрнең алда әле кышлау айлары, ә игенчеләр инде язгы чәчү мәшәкатьләренә әзерлек эшләре белән мәшгуль. Авыл кешесенең язмышы шундый инде:аның ялы да, бәйрәме дә һәм эше дә бергә үрелеп бара.
Игенчеләрнең эш нәтиҗәсе күбрәк һава шартларына бәйле. Ә табигать еш кына үз сынауларын китерә. Соңгы алты елның дүртесе коры ел булды. Быелгы һава шартлары да авыл хезмәтчәннәренең эшен шактый катлауландырды. Әмма агротехник чараларны сыйфатлы уздыру һәм заманча прогрессив технологияләр куллану нәтиҗәсендә республика агросәнәгать комплексы халыкның югары сыйфатлы терлекчелек һәм үсемлек продукциясенә булган ихтыяҗын тулысынча диярлек тәэмин итә.
Безнең бурыч – авылны саклап калу. Шуңа күрә без шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча да, шулай ук югары технологияле гаилә фермалары төзү буенча да максатчан эш алып барабыз. Гаилә фермаларын төзү – халыкны эш белән тәэмин итү һәм тотрыклы керемнәр дә ул, шул ук вакытта авыл тормышын һәм безнең күпмилләтле халкыбызның традицияләрен саклап калу да. Авыл хуҗалыгы җитештерүе модернизацияләнә, эшкәртү сәнәгатенең яңа технологик куәтләре гамәлгә кертелә, продукциянең перспектив төрләре үзләштерелә, авыл кешеләре өчен яңа йортлар һәм социаль инфраструктура объектлары төзелә.
Кадерле дуслар! Узып баручы ел уңаеннан барлык АПК хезмәтчәннәренә армый-талмый хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Киләсе елда табигать безгә игелеклерәк булыр дип, ә кырларыбыз без көткәнчә икмәкле булыр, дип ышанам. Яңа 2014 елга безнең өметләребез авыл хуҗалыгы җитештерүен үстерүгә, аның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм республиканың азык-төлек иминлеген тагын да ныгытуга бәйле.
Һәр гаиләдә тынычлык, татулык, тормышыгызда иминлек, муллык булсын! Сезгә алдагы көннәрдә дә һәркайсыгызга нык сәламәтлек, хәерле озын гомер, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, бәхет-шатлык телим. Барлык изге теләк-ниятләрегез тормышка ашсын. Башлаган эшләрегездә, кылган ниятләрегездә гомер бакый уңышлар юлдаш булсын!
Марат Әхмәтов,
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры