ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Татарстанда авыл кешеләре кондитер һәм казылык әйберләре күбрәк булсын иде дигән теләк белдерделәр. Гомумән алганда, 2013 елда район кулланучылар җәмгыятьләренең үз цехларында ТР АПК хезмәткәрләре өчен 1,7 млрд. сумга азык-төлек продуктлары җитештерелгән, бу узган ел күрсәткечләренә караганда 139% тәшкил итә, дип әйттеләр Татарстан Кулланучылар берлегендә.


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан районында тиздән реконструкциядән соң район ветеринария идарәсенең яңартылган бинасы ачылачак. Хәзер анда хайваннар авыруларын диагностикалау өчен заманча җайланмалар урнаштыру эшләре бара, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча агымдагы елның 20 гыйнварында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 2735,2 тонна сөт савып алынган.

2014 елның 17 гыйнварында Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Николай Власов рәислегендә«Сөт һәм сөт продукциясе белән тәэмин итү» темасына видеоконференция үткәрелде.


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Евразия Икътисадый комиссиясе советының 2013 елның 9 октябрендәге 67 һәм 68 номерлы “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” карарлары белән Таможня берлегенең техник регламентлары расланды, алар 2014 елның 1 маеннан гамәлгә керәчәк.

Бүген “Яшел атна - 2014” халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Россия павильонын ачу тантанасы була. Киң күләмле аграр форум 2014 елның 16 – 26 гыйнвар көннәрендә Германия башкаласында узачак.


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә АПК яшь белгечләрен халыкара алмашуда катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итте.

Бүген авыл кешесенең физик һәм рухи усеше өчен тиешле шартлар тәэмин итү – хакимият органнары, эш бирүчеләр алдында тора торган иң мөһим бурычларның берсе.


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ галимнәре белән очрашты.

Иртәгә, 16 гыйнварда, Берлинда Messe Berlin күргәзмә комплексы территориясендә “Яшел атна – 2014” иң зур халыкара агросәнәгать форумы ачыла. Татарстанның аграр делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International