Агымдагы елның 23 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Татарстан Республикасыагробизнесында ресурсларны саклый торган технологияләрне файдалануга кертү һәм предприятиеләр белән нәтиҗәле идарә итү программасын гамәлгә ашыруның башлангыч йомгакларын ясау буенча киңәшмә узды.
Россиядә 20,86 млн. га авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр файдаланылмый, шулардан 8,62 млн. га җирнең 10 елдан артык хуҗасы да юк. Сөрүлекләрдән нәтиҗәле файдалануны хуплап 383 Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты тавыш бирде, дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында.
Бүген Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПО ТИПКА) Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә республика авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән очрашу уздырылды.
Бүген Нурлат муниципаль районының аграр техникумы базасында авыл мәктәпләрен тәмамлап чыгучылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре һәм югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт аграр университеты», югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе «Казан дәүләт ветеринариямедицинасы академиясе» галимнәре белән очрашу уздырдылар.
Агымдагы елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында министр урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Татарстан Республикасындаорлыкчылык системасын камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Татарстанда 2013 елда авыл халкыннан 4,8 млрд. сумга продукция сатып алынды, бу 2012 ел чагыштырмасында 110 процент тәшкил итә. Һәр хосусый хуҗалык уртача 15 мең сумга сөт, ит һәм йомырка саткан, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы кулланучылар берлегендә.
Югары Ослан муниципаль районында Югары Ослан районы дәүләт ветеринария берләшмәсенең административ бинасына һәм диагностикалау бүлегенә капиталь ремонт тәмамланды.
«2014 – 2020 елларга Россиянең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен мелиорацияләүне үстерү» яңа федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында профильле Департамент тарафыннан авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне мелиорацияләүне үстерүнең төбәк программаларын сайлап алуны оештыру эше уздырыла, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.
Дөньяда иң зур халыкара агросәнәгать күргәзмәсе “Яшел атна – 2014” агымдагы елның 26 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы АПК делегациясе 17 гыйнварда “Яшел атна – 2014” Халыкара күргәзмәсен ачуда катнашты.
Кичә, 20 гыйнварда, “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты (ДПОТИПКА)” Федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре өчен укулар башланды.