Берлинда “Яшел атна – 2014” иң зур халыкара агросәнәгать форумы ачыла

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Иртәгә, 16 гыйнварда, Берлинда Messe Berlin күргәзмә комплексы территориясендә “Яшел атна – 2014” иң зур халыкара агросәнәгать форумы ачыла. Татарстанның аграр делегациясен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкли.

Ел саен күргәзмәгә дөньяның 60 иленнән 1500ләп экспонат чыгарыла. Монда АПК өлкәсендәге фәнни эшләнмәләр һәм прогрессив технологияләр, шулай ук азык-төлек сәнәгате өлкәсендә инвестиция проектлары һәм ирешелгән уңышлар күрсәтелә. Күргәзмәгә килүчеләргә сөт һәм сөт продуктлары, икмәк һәм кондитер әйберләре, диңгез продуктлары һ.б.лар тәкъдим ителә.

Быел Россия Берлинда үз экспозициясен 20 нче мәртәбә күрсәтә. Европалыларда безнең азык-төлек продуктлары һәм эчемлекләр үзләренең табигыйлеге, халыклар традицияләр чагылышы һәм миллилеге белән зур кызыксыну уята. Шуңа күрә Берлинда Россия стенды янында тукталучылар елдан-ел күбәя бара.

Татарстаннан Германиягә «Татспиртпром» ААҖ, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, «Казан»агросәнәгать комплексы, «Сервис-агро» ҖЧҖ (авыл хуҗалыгы техникасы белән шөгыльләнүче) вәкилләре китте. Делегация составына шулай ук Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә шактый уңышларга ирешкән кайбер районнары (Кайбыч, Чүпрәле, Теләче) башлыклары да керде.

Россия павильонын ачу тантанасы 17 гыйнварда булачак. Берлинда Россиянең рәсми делегациясен Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоров җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International