Таможня берлегенең техник регламентлары

2014 елның 17 гыйнвары, җомга

Евразия Икътисадый комиссиясе советының 2013 елның 9 октябрендәге 67 һәм 68 номерлы “Сөт һәм сөт продукциясе иминлеге турында” һәм “Ит һәм ит продукциясе иминлеге турында” карарлары белән Таможня берлегенең техник регламентлары расланды, алар 2014 елның 1 маеннан гамәлгә керәчәк.

Әлеге регламентларда Таможня берлегенең таможня территориясендә әйләнешкә чыгарыла һәм туклану максатларында кулланыла торган сөткә һәм сөт продукциясенә карата, шулай ук сугым терлеге продуктларына һәм ит продукциясенә карата үтәү һәм куллану мәҗбүри булган иминлек таләпләре һәм шуларга бәйле җитештерү, саклау, ташу, сату һәм утильләштерү процессларына таләпләр, шулай ук Таможня берлегенең таможня территориясендә продукцияне ирекле күчереп йөртүне тәэмин итү өчен маркировкалауга һәм упаковкалауга карата таләпләр билгеләнгән.

Әлеге регламентлар белән җентекләбрәк http://guv.tatarstan.ru/rus/tamsoyuz.htm сылтамасында танышырга мөмкин.

Т Р М Кның Баш ветеринария идарәсе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International