Татарстан Республикасы Югары Ослан районында район ветеринария идарәсенең яңартылган бинасы ачылачак

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан районында тиздән реконструкциядән соң район ветеринария идарәсенең яңартылган бинасы ачылачак. Хәзер анда хайваннар авыруларын диагностикалау өчен заманча җайланмалар урнаштыру эшләре бара, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин.

Аның әйтүенчә, бинаны реконструкцияләү 4 млн. сумнан артыгракка төшәчәк.

Моннан тыш, Рәшит Гобәйдуллин хәбәр иткәнчә, быел Макулово авылында модульле беренче ветеринария пункты ачылачак, аны төзү өчен район бюджетыннан 2 млн. сумнан артыграк акча тотылган. Киләчәктә мондый объектлар районның башка торак пунктларында да барлыкка киләчәк.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International