Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (ТатНИИСХда) очрашу

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов Россия авыл хуҗалыгы фәннәр академиясенең “Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты” ДФУ галимнәре белән очрашты.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, министрлыкның фән, мәгариф һәм инновация технологияләре бүлеге башлыгы Наил Хәмидуллин катнашты.

Инновация үзәгендә институт директоры Марсель Таһиров институтның эше турында һәм товар җитештерүчеләр өчен кызыклы булган фәнни яңалыклар турында сөйләде.

Институт белгечләре молекуляр-генетик дәрәҗәдә анализлар уздыру өчен киң мөмкинлекләр бирә торган заманча фәнни лабораторияләр белән таныштырдылар. Бу тикшеренүләр селекция процессын 2-3 мәртәбә тизләтергә, ә терлекчелек буенча максатчан селекция-токым эшен башларга һәм генетик аномалияларны булдырмаска ярдәм итәчәк. Шулай ук ит терлекчелегендә генетик маркировкалауны куллану мөмкинлеге, продуктлылыкны арттыру һәм мәрмәр ит җитештерүмәсьәләләре буенча да фикер алышынды.

Чара ахырында Николай Титов ТатНИИСХның аналитик үзәк мөмкинлекләреннән республика хуҗалыкларының практик эшендә киңрәк файдаланырга тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International