Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген авыл кешесенең физик һәм рухи усеше өчен тиешле шартлар тәэмин итү – хакимият органнары, эш бирүчеләр алдында тора торган иң мөһим бурычларның берсе.

Әлеге бурычны тормышка ашыруда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия спорт министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган “2013 елга кадәр авылны социаль үстерү” һәм “2006-2015 елларга Россия Федерациясендә физик культураны һәм спортны үстерү” федераль максатчан программалары ярдәм итә. Бу программаларда авылда заманча матди-техник спорт базасы булдыру һәм АПК хезмәтчәннәре һәм аларның гаилә әгъзалары арасында массакүләм спорт чаралары уздыруны оештыру күздә тотыла. Быел 2014 елның 8 – 13 июлендә Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннары Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә узачак. Бу X нчы юбилей уеннары булачак. Шунысы да әһәмиятле, быелгы авыл Олимпиадасы юбилее Сочида узачак Олимпия уеннары елына туры килә.

Программаларны гамәлгә ашыру чорында еш кына авыл уеннарының финал ярышлары пьедесталларына Удмуртитя һәм Чувашия республикалары, Башкортостан һәм Татарстан республикалары, Омск, Пензай, Чиләбе, Курган һәм Төмән өлкәләре, Алтай крае вәкилләре күтәрелде. Карачай-Черкес Республикасы, Марий Эл һәм Саха (Якутия) республикалары, Пермь һәм Красноярск крайлары, Иркутск, Калуга, Кострома, Курск, Ростов һәми Рязань өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы АПК хезмәтчәннәре һәм авыл зыялылары да югары спорт казанышларын яуладылар.

Адыгей, Ингушетия һәм Калмык, Кабардин-Балкар республикаларында, Белгород, Владимир, Вологда, Магадан, Мурманск, Псков, Сахалин, Тверь өлкәләрендә, Еврей автономияле өлкәсендә бу эшнең тиешле дәрәҗәдә куелмаган булуын да билгеләп китәргә кирәк. Дагстан һәм Мордовия республикалары, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Иваново, Калининград, Липец, Орлов, Самара, Саратов һәм Тула өлкәләре дә спорт ярышларында катнашкан вәкилләренең ярыш нәтиҗәләре белән мактана алмыйлар дип әйтергә була.

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының “2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасы һәм Россия спорт министрлыгының “Физик культураны һәм спортны үстерү” программасы кабул ителде, алар авылда массакүләм спортны үстерүгә һәм ирешелгән уңышларны ныгытуга юнәлдерелгән.

Беренче адым – булачак җәйге авыл спорт уеннары. Уеннар програмасында Россия авыллары өчен гадәти булган спорт төрләре буенча ярышлар карала, болар: армспорт, билбау көрәше, самбо, гер һәм бура уеннары, волейбол, җиңел атлетика, лапта, өстәл теннисы, спорт гаиләләре ярышлары, шулай ук һөнәри әзерлеккә бәйле ярышлар: сыер савучылар, печән чабучылар һәм механизаторлар ярышлары һ.б.

Исегезгә төшерәбез, ярышларда катнашуга Россия Федерациясе авыл җирлекләрендә даими яшәүче, авыл хуҗалыгы җитештерүендә, АПК предприятиеләрендә һәм оешмаларында һәм социаль өлкәдә эшләүче гражданнар кертелә.

Бөтенроссия авыл спорт уеннарын оештыручылар – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Спорт министрлыгы һәм Россия «Урожай» ДСО бу ярышларны барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының (Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль районнар, авыл җирлекләре), эш бирүчеләрнең, спорт ветераннарының һәм физкультура-спорт оешмаларының авыл халкын физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүләре турындагы хисаплары буларак караячаклар. Шуңа күрә Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләренең төбәк ярышларын оештыруга, субъектлар командаларын X нчы юбилей Бөтенроссия авыл спорт уеннары ярышларында катнашуга әзерләүгә җаваплы карауларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International