Бүген “Яшел атна - 2014” халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Россия павильонын ачу тантанасы була. Киң күләмле аграр форум 2014 елның 16 – 26 гыйнвар көннәрендә Германия башкаласында узачак.
Россия экспозициясе гадәттәгечә иң зур павильоннарның берсен тәшкил итәчәк, аның мәйданы 6 мең кв.м., иң яңа технологияләр, инвестиция проектлары, азык-төлек продуктларының киң ассортименты – ит һәм казылык әйберләре белән беррәттән экзотик диңгез продуктлары, шулай ук иң сирәк очрый торган чәй сортларыннан алып бөтен дөньяга танылган маркалы шәраб, сыра, көчле алкогольле эчемләргә кадәр булачак. Программада тагын – Россия Федерациясе субъектларының презентацияләре, дегустацияләр, милли аш-суларның һәм халык кәсепләренең мастер-класслары, иҗат коллективларының чыгышлары да булачак.
17 гыйнварда Россия Федерациясе Илчелегендә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Николай Федоровның матбугат конференциясе булачак.
Күргәзмә кысаларында авыл хуҗалыгы министрларының Берлин аграр саммиты – 2014, азык-төлек һәа авыл хуҗалыгы буенча глобаль форум кысаларында “Самара өлкәсе (Россия Федерациясе) Әмәнәк авылындагы “Орловка” агро-инновацион үзәге мисалында авыл хуҗалыгын алып баруның һәм диверсификацияләүнең комплекслы ысуллары“ панельдискуссиясе, “Балык сәнәгатендә сыйфат һәм практика системалары” конференциясе һәм башка шундый эшлекле чаралар үткәреләчәк, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы.