Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Аграр яшьләр берләшмәсе белән берлектә АПК яшь белгечләрен халыкара алмашуда катнашу өчен гаризалар кабул итүне игълан итте.
Бу чарада үзләренең һөнәри осталыкларын яхшырту, чит илдә уку һәм аралашу теләге булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре катнаша ала. Катнашучыларның һөнәре буенча эш стажы бер елдан да ким булмаска тиеш.
Катнашу өчен гаризалар 2014 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә.
Алмашуда катнашу өчен белгечләргә ТР Аграр яшьләр берләшмәсе сайтындагы электрон форманы тутырып җибәрергә кирәк: (https://docs.google.com/forms/d/1BCG8oVYyK4Jt2Pe03F1AFQ-rpORDUKY8l8H7lReXSMo/viewform).
Уздыру вакытлары һәм урыны гаризаларны тулысынча тикшереп бетергәннән соң билгеле була.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 221-75-97
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе