Бер сыердан уртача тәүлеклек савым 11,5 кг тәшкил итте

2014 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча агымдагы елның 20 гыйнварында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 2735,2 тонна сөт савып алынган.

Тулаем республика буенча барлык категориядәге хуҗалыкларда тәүлегенә 4704 тонна сөт җитештерелә.

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә бер сыердан уртача тәүлеклек савым 11,5 кг тәшкил итте.

Сөт җитештерүдә Балтач (150,4 тн), Арча (137,3, тн), Кукмара (126,5тн), Әтнә (115,6 тн), Саба (114,2 тн) муниципаль районнары алда бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International