2014 елның 17 гыйнварында Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Николай Власов рәислегендә«Сөт һәм сөт продукциясе белән тәэмин итү» темасына видеоконференция үткәрелде.
Анда Россельхознадзорның территориаль идарәләре җитәкчеләре, ветеринария мәсьәләләрен алып баручы урынбасарлары, Россия Федерациясенең тиешле субъектлары территориясендә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы эре сөт эшкәртү предриятиеләре вәкилләре, шул исәптән Россельхознадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе һәм «Республика ветеринария лабораториясе» ДБУ, «Просто молоко» ИК» ҖЧҖ, «Эдельвейс-М» һәм «Зеленодольск сөт комбинаты» вәкилләре һ.б.лар катнашты. Видеоконференциядә түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышулар булды:
- тере хайваннар организмында һәм хайван продукциясендә, терлек азыгында тыелган һәм зарарлы матдәләр калдыкларының дәүләт ветеринария лабораториясенең 2013 елгы мониторингы;
- «Сөт һәм сөт продукциясенең иминлеге турында» Таможня берлегенең техник регламентының (ТР ТС 033/2013) үз көченә керүе.
Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе