ТР авыл кешеләре өстәлләрендә кондитер һәм казылык әйберләре күбрәк булсын иде диләр

2014 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда авыл кешеләре кондитер һәм казылык әйберләре күбрәк булсын иде дигән теләк белдерделәр. Гомумән алганда, 2013 елда район кулланучылар җәмгыятьләренең үз цехларында ТР АПК хезмәткәрләре өчен 1,7 млрд. сумга азык-төлек продуктлары җитештерелгән, бу узган ел күрсәткечләренә караганда 139% тәшкил итә, дип әйттеләр Татарстан Кулланучылар берлегендә.

Татарстанның ерак авылларындагы кибетләргә икмәк әйберләре 28 мең тонна җибәрелгән, ягъни 2012 елга караганда 92процент тәшкил итә. Авыллылар өчен казылык әйберләре – 516 тонна (101 процент), кондитер әйберләре 2501 тонна (104 процент) җибәрелде.

Район кулланучылар җәмгыятенең үз цехларында макарон әйберләре 913 тонна җитештерелгән, бу узган елгы дәрәҗәдә диярлек.

Авыл кибетләренә алкогольсез эчемлекләр 322 мең дал җибәрелде, бу 2012 елга караганда 111 % тәшкил итә. Балыктан әзерләнгән әйберләр 239 тонна (105) тәшкил итә, болар шулай ук ТР АПК сәүдә челтәренә дә җибәрелде.

Татарстан Кулланучылар берлегендә, авыл кешеләре күбрәк кондитер һәм казылык әйберләренә өстенлек бирәләр, дип билгеләп үттеләр. Шуңа күрә быел мондый продуктлар җитештерелә торган цехларны, заманча җайланмалар урнаштырып,реконструкцияләү планлаштырыла, бу исә аларны күбрәк эшләп чыгарырга мөмкинлек бирәчәк. Бигрәк тә ит эшкәртү цехларыискергән, аларны тулысынча үзгәртеп корырга кирәк.

"Татар-информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International