Актаныш муниципаль районында язгы кыр эшләренә багышланган агроконференция булып узды

2014 елның 18 апреле, җомга

Актаныш муниципаль районында”Янаул” ҖЧҖ базасында “2013 елгы кыр эшләренә анализ, 2014 елга бурычлар һәм 2014 елгы язгы кыр эшләре вакытында чыгымнарны киметү юллары” темасына агроконференция булды.

Чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дәниф Харисов, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар катнашты.

Чараның гамәли өлешендә “Янаул” ҖЧҖнең машина-трактор паркында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылган иде.

Пленар өлешендә узган еллар йомгаклары буенча анлиз ясалды һәм 2014 елгы кыр эшләренә бурычлар куелды, Актаныш муниципаль районы формированиеләре арасында 2014 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурска йомгак ясалды.

«Чишмә» ҖЧҖ, «Ташкын» ҖЧҖ, «Наратлы» ҖЧҖ, «Башак» ҖЧҖ хуҗалыкларында техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм агрегатлау тәмамланган. «Әнәк агрофирмасы» ҖЧҖ, «Нур» ҖЧҖ, «Янаул» ҖЧҖ, «Нигез» ҖЧҖ хуҗалыкларында, «Актанышагрофирмасы» ҖЧҖның Киров бүлекчәсендә агрегатлау сыйфатлы башкарылган, барлык комплекс техника вакытында әзерләнгән.

Ахырда конкурсны уздыру беркетмәсе нигезендә җиңүчеләрне акчалата призлар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International