Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 25 апрелендәге 390 номерлы “Янгынга каршы режим турында” карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренең катгый үтәлүенә игътибар итә. Кагыйдәләр белән камылларны, кырларда урактан соң калган калдыкларны яндыру һәм кырларда учак ягу тыела.
Күп авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар, камылларны һәм урактан соң калганкалдыкларны яндыру бүгенге агрономия элементы булып тора һәм ул зыян китерү түгел, ә киресенчә, уңай нәтиҗә бирә, дип уйлыйлар: янәсе шулай яндыру үсемлекләр авыруларына һзм корткычларга каршы көрәшергә ярдәм итә, туфракны эшкәртүгә чыгымнарны киметә, яндырганнан соң үсемлпкләр тизрәк үсә. Әмма мондый фикер бүгенге эклология алымнарына тамырдан каршы килә.
Салам һәм камыл яндыру – ул хуҗасызлык һәм экологик вәзгыятькә саксыз карау чагылышы. Иң башта, органик матдәләрне яндыру, гумусны, азотны, туфракның өске катламындагы фаунаны юкка чыгару аркасында туфракның уңдырышлылыгы кими, бу очракта нормальбиологик эшчәнлек бары тик 2-3 айдан соң гына торгызыла.
Үсемлек калдыклары белән бергә ут бөтен биоценозны юк итә, таркалмаган үсемлек калдыклары гына түгел, ә туфракның өске катламындагы туфрак гумусы да янып бетә, урактан калган калдыкларны яндырганда мондый югалту 1,3 т/га тәшкил итә. Шул күләмдә гумусның юкка чыгуын компенсацияләү өчен 13 т/га органик ашлама кертергә кирәк була.
Камыл яндыру үсемлек калдыкларын һәм башка органик матдәләрне (тирес, агач кайрыларын, сәнәгать калдыкларын) эшкәртә һәм туфрак гумусын барлыкка китерүгә ярдәм итә торган гап-гади яңгыр суалчанына да зур зыян сала. Яңгыр суалчаннары өчен камыл яндыру бик куркыныч, чөнки бу органик массаның юкка чыгуына һәм туфракның тыгызлануына китерә, нәтиҗәдә – файдалы тере организмнар һәлак була.
Кырларда салам яндыру шулай ук туфракның уңдырышлылыгын юкка чыгара. Туфракның өске катламы - үзенчәлекле «биофабрика» ул, аның уңдырышлылыгын тәэмин итүче төрле микроорганизмнар триллионнар белән исәпләнә, алар миллион еллар дәвамында барлыкка килгән һәм, юкка чыкканда, аларны торгызу өчен бик күп вакыт кирәк.
Моннан тыш, кырларда яндырыла торган салам – органик ашлама ул. Бер тонна салам 3-4 тонна тиерскә тиң, моннан тыш, вакланып, бөтен кыр буйлап туфрак өстенә сибелгән салам кыр өстенә ябылган юрган ролен үти, ул дымны да саклый, туфракны да кискен температура тирбәлешләреннән саклый. Туфракның органикасын бетереп, без җирнең кадастр бәясен төшерәбез, чәнки җирнең кадастр бәясе күрсәткечләреннән берсе - андагы органик матдәләр запасы. Кырлардла салам калдырып, без җиргә азот, калий һәм үсемлекләр өчен кирәкле башка микроэлементлар кертәбез.
Камылларны һәм урактан калган калдыкларны яндыру өске һәм грунт суларының сыйфатын начарайта, хайваннарның һәм үсемлекләрнең юкка чыгуына китерә, шул исәптән Россиянең Кызыл китабына кертелгәннәрнең дә, кырлардагы ут, халык өчен җитди куркыныч тудырып, урманнарга һәм урман полосаларына, торак пунктларга үрмәли.