Татарстанда умарталарны тулысынча кышлаудан чыгардылар, дип хәбәр итә «Умартачылык идарәсе» дәүләт автономучреждениесе (ГАУ).
Бал кортларының сакланышы 2013 елгы кышлау дәрәҗәсендә: умарталарның һәлак булуы 12 проценттан артмый, бу исә яхшы күрсәткечләрдән санала. Умарталар инде ояларыннан чыгып очкалый башладылар.
Умартачылар исә бал кортларына яңа азык запасы әзерлиләр, шулай ук аларны актив рәвештә бал җыюга әзерләү эшләренә керешәләр. Шул максаттан кайбер ояларны көчәйтү буенча эшләр башкаралар.
Табигый бал җитештерү күләмнәрен билгеләү май аенда планлаштырылачак.