Агымдагы елның 17-20 апрелендә Алексеевск шәһәр тибындыгы поселогында (ш.т.п.) Татарстан Республикасының «Уңыш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан Кама аръягы зонасы (II зона) авыл районнарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Чемпионатының зона ярышлары үткәрелде.
Ярышларда республиканың 15 районыннан командалар катнашты, барлыгы 150гә якын спортчы иде.
Ярышлар йомгаклары буенча финалга Минзәлә (I урын), Алексеевск (II урын), Әлмәт (III урын), Бөгелмә (4 урын) муниципаль районнары чыкты.
Авыл районнарының волейбол буенча хатын-кызлар командалары арасында XI “Сәламәтлек” авыл Спартакиадасы кысаларында үткәрелә торган Татарстан Республикасы финал ярышлары 2014 елның 24 апреленнән 27 апреленә кадәр Минзәлә шәһәрендә узачак.