Оператив күрсәткечләр буенча сабан чәчүе республиканың 17 районында алып барыла. Чәчү 14,4 мең га мәйдандабашкарылган.
Бүгенге көнгә бодай 2,7 мең га чәчелгән, арпа – 9,1 мең га. Шулай ук солы (650 га), борчак (618 га), күпьеллык үсемлекләр (1,2 мең га) чәчелә.
Иң күп мәйдан, 4,0 мең гектардан артыграк, Апас муниципаль районы игенчеләре тарафыннан чәчелгән. Буа муниципаль районында 2,4 мең га мәйданда сабан культуралары чәчелгән, 1,7 мең га – Зәй муниципаль районында.
Республика районнарында шулай ук көзге чәчүлекләрре, күпьеллык үсемлекләрне туклыклы матдәләр белән баету, тырмалау һәм бүтән эшләр башкарыла.