Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов рәислегендә “Татарстан Республикасында терлек санының сакланышы, терлек үрчетү һәм эре мөгезле терлек ите җитештерү” темасына семинар-киңәшмә узды.
Чарага республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, хуҗалыклар җитәкчедәре һәм башкалар чакырылган иде.
Терлекчелек эшенә йомгаклар ясарга керешкәнче, киңәшмәгә килүчеләр каршында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов язгы кыр эшләре темасына чыгыш ясады.
Аның әйтүенчә, вакытында көзге культураларның мониторингын үткәрергә һәм агымдагы елның 1 маена кадәр сиптерүне төгәлләргә кирәк.
Илдус Габдрахманов шулай ук 2015 елда үсемлекчелек өлкәсендә ярдәм итүгә субсидияләр бүлеп бирү шартлары турында да сөйләде. Субсидияләр орлыкка массалы репродукцияләр орлыклары 10%тан артыграк булган, күпьеллык үләннәр структурасында 20%тан артыграк иске, ягъни дүрт елдан артык кулана торган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә бирелмәячәк.
Татарстан Республикасында терлек санының сакланышы, терлек үрчетү һәм эре мөгезле терлек ите җитештерү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов сөйләде.
Агымдагы елның 1 кварталына йомгаклар ясап, Нәҗип Хаҗипов терлекләрнең сакланышы буенча уңай динамика булуын билгеләп үтте, Кукмора, Арча, Буа, Балтач, Минзәлә, Әтнә муниципаль районнарын аерым әйтеп узды.
Министр урынбасары, терлекчелек өчен иң катлаулы вакытлар башлана - терлекләрне җәйләүгә чыгару вакыты җитә, бу чорда терлекләрнең баш санын саклап калырга һәм җитештерелә торган продукциянең сыйфатын төшермәскә тырышырга кирәк, диде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” КУ башлыгы Илсур Закиров үз нотыгында агымдагы елның 1 кварталында Татарстан Республикасының нәсел эше һәм товар хуҗалыкларында терлек үрчетүнең торышы һәм исәпкә алу эшләре турында сөйләде.