Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖда “Хәләл” ярминкәсен оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов уздырды.
Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты рәисе Марат Низамов, “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖның коммерция бүлеге башлыгы Рифат Насыйбуллин, “Хәләл” маркировкасы белән продукция җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләрнең вәкилләре һ.б.лар катнашты.
Киңәшмә барышында чараны уздыру өчен уңайлы дата билгеләү турында, ярминкәдә катнашу шартлары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов чараны нинди нинди күләмдә уздыру мәсьәләсенә тукталды. Ярминкәгә күрше төбәкләрдән дә җитештерүчеләрне чакыру буенча тәкъдимнәр булды.
Киңәшмә барышында шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең күпчелегендә “Хәләл” сертификаты булмау турындагы мәсьәлә дә күтәрелде. Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты ярминкәдә катнашучыларның составын билгеләүне һәм продукциянең хәләллеген тәэмин итүне тикшереп торуны үз өстенә алды.
Киңәшмә йомгаклары буенча “Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ территориясендә хәләл продукция ярминкәсен оештырумәсьәләләре һәм тәкъдимнәр буенча тагын берничә мәртәбә очрашып фикер алышырга карар кылынды.