Апрельдә Россия Федерациясенең күпчелек субъектларында яшь фермерларны һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерүче крестьян (фермер) хуҗалыкларын, 2014 елда грант ярдәме алучыларны сайлап алу буенча конкурс чаралары башланды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдынгы төбәкләрне билгеләде, болар: Татарстан Республикасы, Төньяк Осетия – Алания Республикасы, Чувашия Республикасы, Ленинград өлкәсе, Вологда өлкәсе, Алтай крае, Сахалин өлкәсе, Калуга өлкәсе. Әлеге төбәкләрдә сайлап алынган фермер-җиңүчеләр агымдагы елның май-июнь айларында үз счетларына грантлар алачаклар.
Шул ук вакытта, кайбер төбәкләрдә сайлап алуның кайчан башлануы әлегә билгесез, болар: Камчатка крае, Волгоград өлкәсе һәм Свердловск өлкәсе.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан конкурс чараларын апрель уртасыннан да соңга калмыйча уздыра башларга тәкъдим ителде. Яшь фермерлар һәм гаилә терлекчелек фермаларын үстерүче фермер хуҗалыклары грантны күпме иртәрәк алсалар, шулкадәр тизрәк аны үз хуҗалыкларын үстерүгә тота һәм нәтиҗәгә ирешә алалар.