Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләренең волейбол буенча Спартакиада финалы булды

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Узган ял көннәрендә “Төзүче” спорт комплексында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппараты хезмәткәрләре арасында Спартакиада кысаларында волейбол буенча ярышларның ярымфинал һәм финал матчлары булды.

Волейбол буенча ярышларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы командасы икенче урынны алды.

Финалга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командалары чыкты. Беренче урынны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты командасы алды.

Өченче урынга Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы идарәсе командасы чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International